Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рәфинә Ганиуллина - "Бәхилләшү" | Текст песни

Каеннарның якты күләгәсе
Йөгерек дулкыннарда агышы.
Язлар белән, көздән хушлашмыйча,
Мәңгелеккә китеп барышым.

Аккан сулар кире кайтмый, диеп,
Җыр җырлыйбыз өзеп күңелне.
Яңгыр суы, тәүге кар сулары
Кире кайткан чишмә түгелме?..

Каен суы, каен җиләкләре,
Чабылмыйча калган печәннәр.
Аккан сулар киткән тургайларны
Кайтыр диеп, көтә, сөйгәннәр.

Аксан авылы моңлы-зарлы гомер,
Авыр сынау сине югалту.
Синең хакта җырлау минем өчен
Ялгыз җанга соңгы юату.

Сагыш белән кайгы гел янәшә,
Кемнең килү,кемнең китүе.
Язлар белән яңа гөлләр туар,
Гөлләр туар, ләкин син түгел...


Рәфинә Ганиуллина еще тексты


Другие названия этого текста
  • Рәфинә Ганиуллина - "Бәхилләшү" (0)
  • Рәфинә Ганиуллина - Матур жыр (0)
  • Рәфинә Ганиуллина - "Бәхилләшү" (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1