Күңелемдә яшерелгән
Хисләремне сизмиләр,
Йөрәгемне кая куярга да
Белми йөргән мизгелләр.
Үтте инде, сине яратмаска өйрәндем,
Сүнде инде йөрәгемдә булган хисләрем.
Сулды инде мәхәббәтнең алсу гөлләре,
Бетте инде бәхетебез тулы көннәре.
Караңгылык чолгап алган,
Йолдыз, айсыз төннәрем.
Газапларга бик күп салсалар да,
Сине көткән көннәрем.
Башка берәү өчен түгел
Җанда булган назларым,
Кабатланып бүтән килмәсә дә,
Син очраган язларым.
Рәфинә Ганиуллина еще тексты
Другие названия этого текста
- Рәфинә Ганиуллина - "Үтте инде" (0)
- Рәфинә Ганиуллина - "Үтте инде" (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1