Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Равил Галиев - Бер алманы бишкә бүләек | Текст песни

Урал Рәшитов көе
Әнгәм Атнабаев сүзләре

«Бер алманы бишкә бүләек,
Беребез өчен беребез үләек», —
Дип җырлаган безнең бабайлар,
Дип җырлаган безнең атайлар.
Бер алманы бишкә бүлгәннәр
Берсе өчен берсе үлгәннәр.
Тормыш дигән бөек аланда
Җыр яңгырый әле hаман да.
Үткән буыннарның авазы
Ата-бабаларнын наказы.

Бер алманы бишкә бүлегез,
Берегез өчен берегез үлегез.

Җыр сыналган төрле заманда,
Ут давыллы яулы аланда,
Ил өстенә дошман килгәндә,
Ил таянган шушы ирләргә.
Бер үлемне бишкә бүлгәннәр,
Берсе өчен берсе үлгәннәр,
Тормыш дигән бөек аланда
Җыр яңгырый әле hаман да.
Үткән буыннарның авазы,
Ата-бабаларнын наказы.

Бер алманы бишкә бүлегез,
Берегез өчен берегез үлегез.

Җыр сынала әле hаман да,
Мәшәкәтле әле замана.
Ил өстенә кайгы килгәндә
Ил таяна шушы ирләргә.
Бер кайгыны бишкә бүләләр,
Утка-суга бергә керәләр.
Тормыш дигән бөек аланда
Җыр яңгырый әле hаман да.
Үткән буыннарның авазы
Ата-бабаларның наказы.

Бер алманы бишкә бүлегез,
Берегез өчен берегез үлегез.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-