Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Равил Галиев һәм Резеда Шәрәфиева - Мәхәббәт җыры | Текст песни

Яшерәсең, әллә кош тоттыңмы?
Ачып күрсәт әле учыңны.
Сандугачмы,карлыгачмы икән,
Әллә очып китәр дисеңме?

Ул кош миннән, күңел бакчасыннан,
Кереп кара, әгәр теләсәң.
Синең өчен генә сайратырмын,
Мәхәббәтең белән түләсәң.

Сөенәсең, әллә төш күрдеңме?
Сөйләп күрсәт әле төшеңне.
Сөйлә инде, нидән шикләнәсең,
Әллә юрый белмәс дисеңме?

Сөенәм мин чәчләремне сыйпап,
Күзләремә сөеп карасаң.
Төшләремне сөйләргә дә риза,
Әгәр бәхетемә юрасаң.


Равил Галиев һәм Резеда Шәрәфиева еще тексты


Другие названия этого текста
  • Равил Галиев һәм Резеда Шәрәфиева - Мәхәббәт җыры (1)
  • Равил Галиев һәм Резеда Шәрәфиева - Мәхәббәт җыры (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-