Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Равия,Дина,М.Саубановна - Саубуллашу вальсы | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Шаян җил, иркә җил иркендә яктырып,
Йолдызлар калсыннар, янсыннар!
Күңелем, ишегем гел ачык җилләргә, —
Ашкынам мәхәббәт каршына!

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…

Узма, төн, үтми тор, бар әле сүзләрем
Иркәмә сөйләргә, сөйләргә.
Яшьлектә төн кыска, сызыла таң тышта,
Вакыттыр керергә өйләргә.

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…

Биедек, җырладык, озаттык ярларны,
Озаттык еракка, еракка!..
Озаттык аларны без еллар түренә,
Истәлек — җыр гына йөрәктә…

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…


Другие названия этого текста
  • Равия,Дина,М.Саубановна - Саубуллашу вальсы (0)
  • Резеда Шарафиева - Саубулашу вальсы (Минус) (0)
  • Халилова М.С ,Котдусова Д.,Ахметсафина Р.(11 А) - Саубуллашу вальсы (0)
  • Резеда - Саубуллашу (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-