Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Радик Динәхмәтов - Күрше хакы - тәңре хакы! (Р.Чурагул-Р.Тимербаев) | Текст песни

КҮРШЕ ХАКЫ - ТӘҢРЕ ХАКЫ
РАМИЛ ЧУРАГУЛ сүзләре, РОБЕРТ ТИМЕРБАЕВ көе.

Утым бетсә, учагымда,
Күршем, дип мин аңа керәм.
Ут күршемдә җан җылысы
Һич саекмасын беләм.

Кушымта:

Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
\"Күрше хакы — тәңре хакы!\".

Башкаема кайгы төшсә,
Иң беренче күршем белә.
Хәсрәтемне үз итүче,
Юатучым күршем була.

Кушымта:

Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
\"Күрше хакы — тәңре хакы!\".

Йорт — җиренә шатлык килсә,
Ашка чакырып күршем керә.
Куанычлар бәлешеннән
Миңа да ул өлеш телә.

Кушымта:

Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
\"Күрше хакы — тәңре хакы!\".

Другие названия этого текста
  • Радик Динәхмәтов - Күрше хакы - тәңре хакы!(минус) (Р.Чурагул-Р.Тимербаев) (0)
  • Радик Динәхмәтов - Күрше хакы - тәңре хакы! (Р.Чурагул-Р.Тимербаев) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-