КҮРШЕ ХАКЫ - ТӘҢРЕ ХАКЫ
РАМИЛ ЧУРАГУЛ сүзләре, РОБЕРТ ТИМЕРБАЕВ көе.
Утым бетсә, учагымда,
Күршем, дип мин аңа керәм.
Ут күршемдә җан җылысы
Һич саекмасын беләм.
Кушымта:
Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
\"Күрше хакы — тәңре хакы!\".
Башкаема кайгы төшсә,
Иң беренче күршем белә.
Хәсрәтемне үз итүче,
Юатучым күршем була.
Кушымта:
Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
\"Күрше хакы — тәңре хакы!\".
Йорт — җиренә шатлык килсә,
Ашка чакырып күршем керә.
Куанычлар бәлешеннән
Миңа да ул өлеш телә.
Кушымта:
Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
\"Күрше хакы — тәңре хакы!\".
Радик Динәхмәтов еще тексты
Другие названия этого текста
- Радик Динәхмәтов - Күрше хакы - тәңре хакы!(минус) (Р.Чурагул-Р.Тимербаев) (0)
- Радик Динәхмәтов - Күрше хакы - тәңре хакы! (Р.Чурагул-Р.Тимербаев) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1