Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Радик Динәхмәтов - Сабырлык (мөнәҗәт) | Текст песни

Сабырлык

Атамның бер гөле идем,
Анамның былбылы идем,
Бу хәсрәткә гажиз булдым
Сабыр бирсен үзе Аллаһ.

Эчемә кайгылар тулды,
Йөземнең нурлары сулды
Йөрәккә кайгылар тулды?
Сабыр бирсен үзе Алла.

Сабырлыкның савапларын
Китаплардан караганнар,
Сабыр иткән кешеләрне
Шәһидләр дип санаганнар.

И туганнар беләсезме,
Минем хәлнең авырлыгын,
Пәйгамбәрләр сабыр иткән
Сабыр итеп әҗер алаган.

Ерак димә гөмереңне,
Якын дип бел үлемеңме
Сәхәрләрдә зикер әйтеп
Чыныктыргыл күңелеңне.

Сабыр итмәк кирәк безгә
Безнең күк бәндәләр күздә,
Алай да бит йөрәк үзгә
Сабырлык бир Тәгаләллаһ

Сабыр итик, сабыр итик,
Сабыр коллар сабыр итә,
Сабыр коллар сыйрат күперен
Искән жилләр кебек үтә.

Сабыр итик, сабыр итик
Сабыр юлдан шайтан качар
Сабыр коллар җәннәт ишеген
Үз куллары белән ачар.

Мөнәҗәтләр яза-яза
Каләм тоткан кулым тала.
Күземдәй канлы яшь ага
Сабырлык бир Тәгаләллаһ.

Мөнәҗәтләрем һич бетмәс
Кәгазь белән кара житмәс,
Йөрәгемдин кайгы китмәс
Рәхимең кыйл Рәсүлүллаһ.

Мөнаҗәтем сезгә булсын
Дус-ишләрем дога кылсын.
Догалары кабул булсын
Рәхимең кыйл Рәсүлүллаһ.
Догалары кабул булсын
Рәхимең кыйл Рәсүлүллаһ.

Другие названия этого текста
  • Радик Динәхмәтов - Сабырлык (мөнәҗәт) (1)
  • Радик Динәхмәтов - Сабырлык (мөнәҗәт) (0)
  • Радик Динахметов - Сабырлык (монажат) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-