Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Радик һәм Альбина - никах конегез белэн сезне) | Текст песни


Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

\"Гүзәлем,\" - дип миңа дәшәсең син,
Буладыр төрле чагым.
Ялгыз, усал, моңсу чагымда да
Ярат син мине, җаным.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

Ялгыш кырыс дәшсәм ишетмә син,
Сабырлык сакта торсын.
Иркә сүзең, назлап елмаюың
Дөньямны оныттырсын.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

Другие названия этого текста
  • Радик һәм Альбина - никах конегез белэн сезне) (0)
  • Ильдар Хакимов и Гузель Уразова - Мэхэббэт дуэты (0)
  • Ильдар Хакимов и Гузель Уразова - Мәхәббәт дуэты (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-