Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Радик - Уз йондозом(рингтон) | Текст песни

Тат.текст.
1.Кеше килгәч якты дөньяга
Күктә бер йолдыз кабына
Минем дә йолдызым
Яктырта юлымны.
ул тора язмышым сагында
Көч бирә арыган чагымда
Туры юл күрсәтә адашып калганда.
Куңелем нур зарга тулганда

припев.
Сүнмә генә минем йолдызым,
Балкы язмышым күгендә.
Җиңел булмаса да юлым,
Мин бәхетле бу җиргә килгәнгә.

2.Йолдызлар бик күп җиһанда,
Минем дә йолдызым бар анда
Вакыт җиткәч бер мәл ,
Сүнәчәк бит ул да.
Нурлар чәчеп җиргә атылыр
Соңгы тапкыр юлны яктыртыр
Тик әлегә балкый
минем баш очымда
Юата моңланган чагымда

припев;
Сүнмә генә минем йолдызым,
Балкы язмышым күгендә.
Җиңел булмаса да юлым,
Мин бәхетле бу җиргә килгәнгә.

3.Һәр кемнең бар үз йолдызы
Һәр кемнең барасы үз юлы
Шатлыклары кайгы,
Үз моң зарлары.
Әгәр дә авыр хәлдә калсам,
Тормышка ышаныч югалтсам,
Үз йолдызым мине
Юатыр ташламас
Ул мине ялгызым калдырмас

припев;
Сүнмә генә минем йолдызым,
Балкы язмышым күгендә.
Җиңел булмаса да юлым,
Мин бәхетле бу җиргә килгәнгә.

Радик еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1