Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Радик Юльякшин - Карашлар арасында (минус Работа Д.Гизатуллин ALINAl ton studio) | Текст песни

1) Ялгызың йөрисең адашып
Карашлар арасында.
Табалмагач үз назыңны
Өзелеп карасаң да.

Кушымта:
Карашларың сере нидә,
Нинди сихри көче бар,
Нигә мәхәббәт тиз сүнә,
Нигә аңа дөнья тар?

2) Салкын караш мәхәббәтне,
Кырау кебек тиз өтә.
Шул карашлар гомер буе
Йөрәгеңне әрнетә.

3) Карашларың сере нидә,
Нигә мәхәббәт назлы,
Карашларда күп сайлана,
Сайлап ала бит азны.

Карыйк, дуслар, бер-беребезгә
Тик җылы караш белән.
Яшәсен җирдә мәхәббәт,
Яшәсен сөю гелән!


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-