Бала чагым гелдә искэ тошә
Су чәчрәтем сулар керүләр
Куңелемдә онытылмас булып
Мәнге калды матур мизгеллэр
Кайда калды гүзәл бала чагым
Онытылып уйнап йөрүләр
Әнкәемнең орышасын белеп
Курка – курка өйгә керүләр
Җәйләр җиткәч бәбкә саклый идек
Экти – экти яшел аланда
Әткә каздан куркып елаулары
Бүгенгедәй истэ хаманда
Кайда калды гүзәл бала чагым
Онытылып уйнап йөрүләр
Әнкәемнең орышасын белеп
Курка – курка өйгә керүләр
Хәтеремдә кулга чәчәк тотып
Мәктәп бусагасын атлавын
Укытучы апа белән бергә
Зур тактага хэреф язганын
Кайда калды гүзәл бала чагым
Онытылып уйнап йөрүләр
Әнкәемнең орышасын белеп
Курка – курка өйгә керүләр
радмир ганиев еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1