Бәхет
Разида Ахметова көе Физалия Давлетгареева сүзләре
1.Әнкәй диеп әйтер кешең булу,
Нинди олы бәхет икән ул.
Яннарыңа кайтыр кеше булу,
Нинди олы бәхет икән ул.
“Балакаем” – диеп каршы алган,
Әнкәң булу бәхет икән ул.
Дога юллап арттан карап калган.
Әнкәң булу бәхет икән ул.
2.Җыерчыклы куллар белән кочкан,
Әнкәң булу бәхет икән ул.
Яхшылыкка гына өндәп кушкан
Әнкәң булу бәхет икән ул.
“Балакаем” – диеп каршы алган,
Әнкәң булу бәхет икән ул.
Дога юллап арттан карап калган.
Әнкәң булу бәхет икән ул.
3.Сине ихлас сөйгән йөрәк булу,
Чиксез олы бәхет икән ул.
Әнкәй йөзле изге терәк булу
Чиксез олы бәхет икән ул.
“Балакаем” – диеп каршы алган,
Әнкәң булу бәхет икән ул.
Дога юллап арттан карап калган.
Әнкәң булу бәхет икән ул.
Разида Ахметова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1