Син нишләдең,җаным?
Рәзидә Әхмәтова көе Гөлнара Маһиянова сүзләре
1. Алмаларны әллә яратканга
Башкаларга китми исләрем.
Туй күлмәге кигән бакчаларда
Ярым белән узды кичләрем.
2. Алмагачлар, җаным, чәчәк атты.
Узды, җаным, майның унбишләре.
Ымсындырды миләш тәлгәшләре,
Син нишләдең, җаным, син нишләдең?
3. Чуклы җимешләре татлы була,
Миләш кергәч кышка баллана,
Диеп, бәгырькәем, диеп, бәгырькәем,
Җанкаеңны берүк алдама...
4. Алмагачлар, җаным, чәчәк атты.
Узды, җаным, майның унбишләре.
Сагынулар бәгыремне телә,
Син нишләдең, җаным, без нишләдек?..
Разида Ахметова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1