Учларымда ак карлар 1.Карлар ява ишеп,ишеп, Мин сузам учларымны. Ак төсләрдә генә күрәм Барасы юлларымны. Кушымта: Ап - ак карлар учларымда Ак теләкләр дусларыма.
Мин бәхетле,саф күңелле Дусларым булганына. 2.Җил очыра учларымнан Мамыктай ак карларны. Күңел түрләрендә йөртәм Яраткан дусларымны. 3.Бии,бии ява карлар - Ңыела учларыма. Ак теләкле - ак җырларым Бүләгем дусларыма.