Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Райля Маннанова - Керфекләрең синең нигә кара? | Текст песни

Керфекләрең нигә кара?

Татар халык җыры

Керфекләрең нигә кара булган,
Күзләрең дә кара булмагач?
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?

Ай да карый миңа моңсу гына,
Белгән кебек минем уемны.
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны?

Керфекләрең нигә кара булган,,
Күзләрең дә кара булмагач?
Сөям, дип нигә кулың бирден.
Гомерлеккә бергә булмагач?

Аерылып синнән ерак китсәм
Очрашмабыз бәлки тиз генә
Мин онытмам сине гомерем буе
Тик онытма мине син генә.

Райля Маннанова еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-