Һәр иртәдә үзең өчен
Һәм өммәтең өчен уйла.
Шунда гына без чын мөэмин,
Шунда гына чын мөселман.
Ышанабыз бер Аллаһка,
Пәйгамбәребез Мөхәммәд.
Безнең юл - аның сөннәте,
Без - Мөхәммәднең өммәте.
Үз динеңне, Коръәнеңне,
Шәригатне ярат, өйрән.
Бәракәт килер дөньяга,
Мөселманнар булса бердәм
Ышанабыз бер Аллаһка,
Пәйгамбәребез Мөхәммәд.
Безнең юл - аның сөннәте,
Без - Мөхәммәднең өммәте.
Шәригатнең хөкемнәре
Нәфесеңә солтан булсын.
Һәр иртәне уянуга,
Өммәтем дип дога кыл син.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1