Син тугач та әткәң-әнкәң
Ак яулык бүләк иткән.
Беренче елмаюың да
Шунда ук булган икән.
Бәләкәйдән өйрәткәннәр
Фикерләргә,уйларга.
Күз тимәсен,сөбханналла,
Иман булсын шуңарга.
Бала булсаң, син-асылташ,
Үсеп җиткәч-зур байлык.
Синең кебек чибәрләрне
Беркайдан булмый табып.
Син, син бит безнең күз карасы,
Син йолдыз ул һәр төштә.
Яннарыңда сакта тора
Гаскәр-гаскәр фәрештә.
Рифат Сәләх сүзләре.
"Райян" төркеме еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1