"Кояш кызы син",-дидең...
Ә нигә сон риза түгел
Кояшлы язмышыңа?
Әзер идем иярергә
Сөюең агышына.
"Яз гөледәй син",-дидең...
Ә нигә сон риза түгел
Чәчкәле язларыңа?
Әзер идем иркәләргә
Моң кушып назларыма.
"Серле йолдыз син",-дидең...
Ә нигә сон риза түгел
Йолдызлы төннәреңә?
Әзер идем мәңге сүнми
Балкырга йөрәгеңдә
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1