ӘНИ-БӘГЪРЕМ
1)Озак күрми торсам күң(е)лем тула,
Очар коштай җаным талпына.
Нидер җитми кебек көннәремә,
Күңелкәем өз(е)леп сагына.
КУШЫМТА:
Әни- бәгърем,әни- бәгърем, диеп,
Кадерләп-кадерләп яшәрбез.
Йөрәкләрнең түрләреннән чыккан,
Назлы сүзләр белән дәшәрбез.
2)Балаларым,газизләрем, диеп,
Һаман да кайгыртып яшисең.
Булышасың, тырышасың бит син,
Безнең өчен барсын эшлисең.
3)Бәхет-шатлык, куанычта яшәп,
Балкып килсен гомер язларың.
Олы хөрмәт хисе белән бәйләп,
Теләк тели ул һәм кызларың.
Ракипова Эльвира еще тексты
Другие названия этого текста
- Ракипова Эльвира - Эни, бэгърем (минус, instrumental) (0)
- Ракипова Эльвира NEW 2015 - Әни, бәгрем (муз. Э.Ракипова; сл. Г.Шакирова) (0)
- Алина.Г NEW 2015 - Әни, бәгрем (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2