Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рамиль Закиров - Кичер мине, энкэй, гафу ит (муз. Р.Хасанов, суз. Г.Идрисов) | Текст песни

Кайтырмын дип, хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр;
Лэкин юлларым, сиңа илтмичә,
Еракларга алып киттеләр.

Припев:
Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,
Тезелешеп кошлар кайтканда;
Улым дип, син ишек ачасыңдыр,
Көзге җилләр тәрәз какканда.

Припев:
Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Юлга чыгам,энкэй, кайтыр юлга.
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Шушы юлда тагы озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-