Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рамиль Мифтахов - "Әнкәйдән хат" - (Галия Сафиуллина суз., Рамиль Мифтахов кое) | Текст песни

ӘНКӘЙДӘН ХАТ...
***************
Елама син, балам,мин киткәчтен
Сагышларга салма үзеңне.

Язмыш шулай гомер язган икән,
Сабыр ит син,булчы түземле.
Елама син, балам,мин киткәчтен,
Язмышларны берүк каргама.
Мин күкләрдән сине күреп торам
Ялгыз калдым диеп уйлама..
Елама син, балам,мин киткәчтен,
Авыр булыр сиңа,сыгылма.
Син дә миңа дога укып торсаң
Минем хәлләр яхшы булыр ла..
Иртән-иртүк тәрәзәңә килеп
Җилләр булып тәрәз кагырмын.
Балаларым сау-сәламәт диеп
Мин җаныма дәва табырмын.
Елама син балам,сабыр бул син,
Тормышыңны кара,алга бар.
Янәшәңдә синең туганнарың,
Сөйгән ярың булыр сиңа пар.
Мин күкләрдән сиңа бәхет теләп
Төшләреңә килеп керермен.
Авырлыклар сиңа тидермичә
Янәшәңдә саклап йөрермен...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-