Китмә, диләр, бездә калып җырла...Әллә инде аңлый алмыйлар:Туган илдән киткән сандугачларЧит җирләрдә сайрый алмыйлар.
Мин сандугач түгел, җырлыйм өзелеп,Туган якка уем тартылган;Сандугачтай читтә саргайганчы,Очып кайтам җырым артыннан.
Адашканнар, сагынып тилмергәннәрБу җырымнан эзләп тапсыннар,Телсез-җырсыз калган сандугачларТуган илләренә кайтсыннар.
Мин сандугач түгел, җырлыйм өзелеп»Илсез саргаюлар чын икән...Чит илләргә чыксаң, озак торма,—Гыйбрәт алыр өчен чык икән.
Мин сандугач түгел, җырлыйм өзелеп.Туган якка уем тартылган;Сандугачтай читтә саргайганчы,Очып кайтам җырым артыннан.
Рамиль Хазиев еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1