1. Төнбоеклы тирән, күл ярлары чирәм,
Чирәмендә ятып ял итәм.
Күлнең суын буйлый,
Үзем сине уйлыйм,
Үзем сине сагынып көтәм.
2. Төнбоеклы тирән, күл ярлары тирәк,
Тал тирәктә сайрый сандугач.
Сандугачның җырын тыңлаганда елыйм,
Иркәм, сине өзелеп сагынгач.
3. Төнбоеклы тирән, зәңгәр күлгә киләм,
Юкка гына түгел бит, иркәм.
Күлнең суы салкын, йөрәк - тулы ялкын,
Янар булсам суга сикерәм.
Сәит Абдуллин көе, Әхмәт Бәюсов сүзләре.
Рамиль Хусаинов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1