Тормыш яме, яшәү тәме
Балаларда икән бит.
Бәхет-шатлыгыбыз булып,
Балам, тизрәк үсеп җит.
Кушымта:
Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.
Куаныч һәм шатлыгыбыз
Барыбыз өчен дә син.
Үзең шаян, үзең үткер,
Зирәк булып үсәсең.
Кушымта.
Балдан татлы балам диеп
Әби-бабай куана.
Менә шулай кадерле ул
Баладан туган бала.
Кушымта.
Бәхет-тәүфикъ җитәкләшеп
Яныңда гына йөрсен.
Сау-сәламәт булып үс син,
Ходаем гомер бирсен.
Кушымта.
Другие названия этого текста
- Гузель Уразова - Бал жимешем (2)
- Гузэл Уразова - Бал жимешем (1)
- Гузель Уразова - Балам жимешем (1)
- Гузель Уразова - Бал җимеш (0)
- Гузель Уразова - Бал жим (минус) (0)
- Фирюза Халилова - Бал Жимеш (0)
- Рамиля Хузеева - Бал жимешем (0)
- Гузәл Уразова - Бал җимешем (0)
- ГУЗЕЛЬ УРАЗОВА!!! ЖИМЕШ!!!!!(минус) - Бала жимеш (0)
- Гузель Уразова - Бал жимешем (Remix) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2