Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рамис Сальманов - САБАНТУЙ (муз. и сл. Р. Сальманов, аранж. Р. Хисматуллин, сведение А. Шарапов) | Текст песни

1.
Ямьле җәй җиткәнен көтеп, кайттык без авылларга.
Болында халык җыела түрдәге майданнарга.
Шау-гөр килә барысы да. Бу безнең милли йола,
Монда зур бәйрәм уза бит, САБАНТУЙ дип атала!

Кушымта:
Сабантуй, сабантуй, горләсен бу сабантуй,
Бәйрәмне истә калдырып уйнасын шул монлы көй!

2.
Чиләкләргә су тутырып узыша чибәр кызлар.
Мәйданнарда таш күтәрә көчле-дәртле егетләр.
Барысы да булдыралар, барысы да уңганнар,
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп бәйрәмне уздыралар.

3.
Атлар чаба җир тетрәтеп, күтәреп тузаннарны,
Җилкендереп йөрәкләрне, кыздырып тамашаны.
Алардан бер-дә калышмый көрәшүче батырлар.
Җиңүчегә зур бәрәнне инде әзерләгәннәр.

4.
Урап узсын бу бәйрәмне очып барган болытлар
Кыздырсын кояш мәйданны, чылатмасын яңгырлар.
Киләсе еллар да шунда, җыелсын дус-туганнар
Ямьле булып истә калсын авылда үткән көннәр.


Рамис Сальманов еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-