Яратам, яратам, яратам! - Рамис Сальманов
1.
Җир әйләнеп эзләп йөрдем
Мин бердәнбер ярымны,
Әмма бер дә көтмәгәндә
Очратып алдым аны.
Томан ятты күзләремә,
Телем таш булып катты,
Кызыл төште йөзләремә,
Башым әйләнеп китте.
Кушымта:
Яратам, яратам, яратам
Сөйгән ярым, сине өзелеп яратам.
Таң атканда уянганда яратам
Кояш сонгы нурын җиргә чәчкәндә дә яратам.
2.
Вакыт үтте, карлар явып
Инде тагын эреде.
Ямьле язлар килеп җитеп
Күңелләр дә үзгәрде.
Урамда бер дә көтмәдем
Аны тагын очрарга.
Инде җыелган сүзләрем
Булдырдым мин әйтергә.
3.
Син дөньяда иң чибәрем,
Алсу синең йөзләрең!
Кояшның җыеп нурларын
Балкый синең күзләрең!
Тылсым төсле син, гүзәлем,
Яктыртасың дөньямны.
Һәрвакыт сиңа карыймын -
Күрәмен бәхетемне!
Рамис Сальманов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1