Ашыгулар ялгышуга була
Ашыгырга никтер яраттым
Ашыгулар — урман,Ялгышларым — буран
Йөгерә-йөгерә кереп адаштым.
Ашкынулар үкенечкә була
Юк шул минем сабыр канатым
Үкенечләр — урман,Урманнарда — буран
Көлә-көлә кереп адаштым.
Ашыгулар һәлакәткә илтә,
Ник мин сине шашып яраттым?!
Карашларың — урман,Мәхәббәтем буран
Җырлый-җырлый кереп адаштым.
Карашларың — урман,Мәхәббәтем —буран,
Елый-елый кереп адаштым.
Раниль Нуриев еще тексты
Другие названия этого текста
- Раниль Нуриев - Ашыгулар ялгышуга була....Ашыгырга никтер яраттым.... (1)
- Раниль Нуриев - Адаштым МММММММММ АААААААААА (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1