Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рания Мингазова . - Кем гаепле...(Өр-яңа җыр)Галия Сафиуллина суз.Рамиль Мифтахов көе.е | Текст песни

Төшләремдә күрәм мин йөзеңне,
Күк төседәй зәңгәр күзеңне.
Оныталмыйм күзләремә карап
Яратам дип әйткән сүзеңне.
Куш-та
Кем гаепле? Синме, әллә минме,
Мәхәббәтне саклый алмадык.
Бәхет гөлебезнең чәчкәләрен
Өзеп алып җирдә таптадык.

Бергә эчкән бәхет чишмәбез дә
Челтерәп агуыннан туктаган.
Сагыш тулы моңсу күңелемдә
Син яулаган урын бушаган.
Куш-та.
Юксынырсың син дә вакыт узгач,
Табалмассың мине тормышта.
Аңларсыңмы икән гаебеңне,
Әллә юрарсыңмы язмышка.
Куш-та

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-