Өстәде язлар дәртле ялкынын.
Кошларга карап,өскә талпындым.
Сәләмнәр юллыйм алсу болыттан.
Мин сине, ярым, мәңге онытмам.
Чишмәләр инде миннән еракта
“Сау бул!” димәдем, аерылган чакта
Сау бул син,сау бул,син – мәңгелек яр.
Арада – юллар, арада – еллар.
Зәңгәр күзләрдән сирпелә ләйсән,
Гафу ит мине, кабат килмәсәм.
Кемнәр юраган гөмер юлларын,
Йөзеңә тидер чишмә суларын
Кушымта
Кояшка таба кошлар талпына
Үреләм мин дә соңгы ялкынга.
Моңсу төн тама ике канаттан
Мин сине,ярым,мәнге яратам.
Кушымта
Расим Низамов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1