Салмак кына сары яфрак ява,
Сары көзләр сырган җиһанга.
Җәем үтте, сары көзем җитте,
Ә мин нидер көтәм һаман да.
Сары яфрак,сары яфрак-сары сагыш,
Табигатьтә нинди зур ялгыш.
Табигатьтә нинди зур ялгыш,
Әй,язмыш,язмыш-сары сагыш.
Җилләр исеп,яңгыр явар инде,
Соңгы чәчәкләрем авар инде.
Җилдә сынган гөлләремне күреп,
Әрнеп-сызлап йөрәк янар инде.
Кышлар миңа нәрсә вәгъдәли,
Кышлардан мин көтмим әллә ни.
Йөрәк өзгеч моңлы зар булып,
Елый-елый йөри кар болыт.
Рафаэль Латыйпов еще тексты
Другие названия этого текста
- Рафаэль Латыйпов - Сары яфрак (0)
- Рафаэль Латыпов - Сары сагыш (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1