Синең җырың — минем җырым иде,
Синең язмыш — минем язмышым.
Ул җырларны хәзер ялгыз җырлыйм…
Мин ялгыштым, ахры, мин ялгыштым.
Мин ялгыштым, ахры, ялгыштым.
Сине күрми торган чакларымда
Офыкларда иде карашым.
Көпә-көндез бүген кояш батты…
Мин адаштым, ахры, мин адаштым.
Мин адаштым, ахры, адаштым.
Ялгызларны бәхет читләп үтә…
Үз-үземне ничек юатыйм?
Сине түгел бүген, мәхәббәтне
Мин югалттым, ахры, мин югалттым,
Мин югалттым, ахры, югалттым.
РАФИЛЬ ГАЛИМУЛЛИН еще тексты
Другие названия этого текста
- Еникеев Ильнур - Моңлану - (Разиль Валеев сүзләре, Луиза Батыр - Болгари көе, аранжировка - Ильмир Азгамов) (0)
- РАФИЛЬ ГАЛИМУЛЛИН - МОНЛАНУ (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3