Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рафина Ганиуллина - Кыяларда яшим | Текст песни

Һаваларда очкан кошлар кебек,
Ярсый-ярсый канат кагынып,
Туган илем, кайттым мин талпынып,
Күз нурларым, сезне сагынып.

Һаваларда очкан аккошларның
Канатлары җилдә каерылмый.
Яшәр идем, туган илем, синдә,
Якын дусларымнан аерылмый.

Һаваларда очкан аккошлардан
Коела җиргә мамык тузаны.
Туган илдә сөйгән дуслар белән
Сизелми лә гомер узганы.

Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары коела җилләрдә.
Туфрагына алтын чәчсәләр дә,
Җитми икән туган илләргә.

Другие названия этого текста
  • Ришат Тухватуллин - Кошлар Кебек (1)
  • Вильдан Файзуллин - "Кошлар кебек" (0)
  • Р Т - Ко кеб (0)
  • Ришат Төхвәтуллин - Кошлар кебек (0)
  • Рафина Ганиуллина - Кыяларда яшим (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-