Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рафина Ганиуллина - Утте инде... О.Усманов муз. В.Махмутова суз. | Текст песни

Күңелемдә яшеренгән
Хисләремне сизмиләр.
Йөрәгемне кая куярга да,
Белми йөргән мизгелләр.

Үтте инде, сине яратмаска өйрәндем
Сүнде инде, йөрәгемдә булган хисләрем.
Сулды инде, мәхәббәтнең алсу гөлләре.
Бетте инде, бәхетебез тулы көннәре.

Караңгылык чолгап алган
Йолдыз-айсыз төннәрен.
Газапларга бик күп салсалар да,
Сине көткән көннәрем.

Үтте инде, сине яратмаска өйрәндем
Сүнде инде, йөрәгемдә булган хисләрем.
Сулды инде, мәхәббәтнең алсу гөлләре.
Бетте инде, бәхетебез тулы көннәре.

Башка берәү өчен түгел
Җанда булган назларым.
Кабатланып бүтән килмәсәдә,
Син очраган язларым.

Үтте инде, сине яратмаска өйрәндем
Сүнде инде, йөрәгемдә булган хисләрем.
Сулды инде, мәхәббәтнең алсу гөлләре.
Бетте инде, бәхетебез тулы көннәре.

Үтте инде, сине яратмаска өйрәндем
Сүнде инде, йөрәгемдә булган хисләрем.
Сулды инде, мәхәббәтнең алсу гөлләре.
Бетте инде, бәхетебез тулы көннәре.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-