Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Раяз-Алина Сафиуллина - Адашкан сою 1 (new 2012) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Сиңа юлланып калды хатларым
Күңелем серләре, сөю ялкыны.
Сине уйламый үтми көннәрем,
күңелдә калды сагыш салкыны.

Адашкан сөю, адашкан хатлар
кушылмый калды безнең язмышлар.
Аера икән сөйгән ярларны
Әллә язмышлар, әллә ялгышлар.

Син түгел җаным, үзем гаепле
Язган хатларым калды китмичә.
Яратуымны, керсез хисләрем,
Китеп бардың син бер ни белмичә.

Адашкан сөю, адашкан хатлар
кушылмый калды безнең язмышлар.
Аера икән сөйгән ярларны
Әллә язмышлар, әллә ялгышлар.

Соңгы хатымда калыр күңелемдә,
Ачылмый калыр Йөрәк серләрем.
Сине сагынып, сине яратып,
Зарыгып үтәр бар гөмерләрем.

Адашкан сөю, адашкан хатлар
кушылмый калды безнең язмышлар.
Аера икән сөйгән ярларны
Әллә язмышлар, әллә ялгышлар.

Адашкан сөю, адашкан хатлар
кушылмый калды безнең язмышлар.
Аера икән сөйгән ярларны
Әллә язмышлар, әллә ялгышлар.

Әллә язмышлар, әллә ялгышлар.

Әллә язмышлар, әллә ялгышлар.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -