Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Раяз Фасыйхов - Кил син | Текст песни

Галиәхмәт Гатин сүзләре,
Илгиз Зарипов көе.

Бер күрүдә сине мин яраттым,
Бер күрүдә ачылды серләр.
Синең күзләр калды минем күздә,
Килмисең син, кайда вәгъдәләр?

Кушымта:
Кил син бүген, бәгърем, соңлама син,
Ак чәчәкләр тотып кулыңа.
Сине күрү миңа нинди бәхет.
Сарылырмын җылы куйныңа.

Сабырлыгым җуеп сине көтәм,
Килүеңне таныш сукмактан.
Килсәң сиңа әйтер сүзләрем бар:
Мин бит сине өзелеп сагынган.

Кушымта

Төшемдә дә хәтта назың тоеп,
Кереп китәм синең кочакка.
Йөрәгемә башка ояласа,
Соң булыр бит, бәгърем, ул чакта.

Кушымта

Раяз Фасыйхов еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-