МИН БӘХЕТЛЕ
Мәхәббәтле синең йөзләреңдә ,
Җиде кат күкләрнең нуры бар.
Амин ! дигән сәгатьләрдә язган ,
Син бит минем өзелеп сөйгән яр.
КУШЫМТА:
Мин бәхетле синең белән генә,
Мин бәхетле бүген , кадерлем.
Ике яклап саклап шушы хиснең ,
Белик бәхетләрнең кадерен.
Алгы көнгә карап яшәгәндә,
Игътибарлы булыйк тормышка.
Югалтулар һәм дә табышларны,
Сылтамыйча барсын язмышка.
Көннәр ямьле булсын өчен һәрчак ,
Бер - береңә без бит бик кирәк.
Алсу таңнар аткан чакта , иркәм,
Бергә типсен безнең пар йөрәк
Регина Андреева еще тексты
Другие названия этого текста
- Энже Ибрагимова(суз.Д.Шэвэлиев;муз.Ж.Гайбадуллин) - Мин бәхетле (0)
- Регина Андреева - Мин бәхетле (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1