Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Резеда Ахметвалиева - Соңгы балкыш | Текст песни

"Соңгы балкыш"

1. Кичер мине...
Ташкын хисләремне...
Тыеп калыр көчне тапмадым.
Таяндым да сузган кулларыңа,
Сөю чоңгылына атладым.

2. Хисләр кайнар...
Бигрәк текә ярлар...
Мизгел генә бәхет төннәре.
Язмыш күккә йолдыз итеп сибә
Синең белән минем серләрне.

3. Ул - мәхәббәт
Канат куйды миңа...
Аралады соры сагыштан.
Кавышулар гына язылмаган
Синең белән минем язмышка.

4. Соңгы балкыш...
Кояш баешында
Хушлашырга көчем җитәрме?
Гомер көзләремне синсез дә мин -
Синең исем белән үтәрмен.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-