Юлларыңда гөлләр булып үстем,
Игътибарсыз булдым-күрмәдең.
Чишмәләрдән сулар булып актым,
Су буена нигә килмәдең?
Өйалдыңа килеп талга кундым,
Мин икәнен син бит белмәдең.
Төшләр булып кердем йоклаганда,
Татлы төшең тәмен белмәдең.
Җылы җиләр булып чәчләреңнән
Сыйпап үттем-шуны сизмәдең.
Яңгыр булып орып-орып яудым,
Син болытлардан да шүрләдең.
Кояш булып яндым баш очыңда,
Яктылыгың шуның күрмәдең.
Бу назларга ташлар да эрер,
Ә син һаман кадерен белмәдең...
Резеда Кадырова еще тексты
Другие названия этого текста
- К. Резеда - "Кадерен белмәдең" (0)
- К. Резеда - "Кадерен белмәдең" татар лирик (0)
- Резеда Кадырова - Кадерен белмэден (0)
- К. Резеда - "Кадерен белмәдең" (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1