Нигә тормыш бик катлаулы Ахры шулай куша Ходай . Аңлый алмыйм нигә көндә Өзгәләнәм соң мин болай. Язмышлардан булмый узып Китәм дисең гел кабатлап. Торсаң иде син юатып Китәм дисең мине ташлап.
КИТӘМ ДИЕП ӘЙТМӘ БҮТӘН ЗИНҺАР ӘЙТМӘ ШУЛ СҮЗЕҢНЕ. ЯЛГЫЗ ИТМӘ МИНЕ ЗИНҺАР ҮТЕНЕП СОРЫЙМ СИННӘН , ИРКЭМ. КИТӘМ ДИЕП ӘЙТМӘ БҮТӘН СЫЗЛЫЙ ЙӨРӘК ШУЛ СҮЗЕҢНӘН ҮТЕНЕП СОРЫЙМ СИННӘН , ИРКӘМ, КИТӘМ ДИЕП ӘЙТМӘ БҮТӘН.
Чәчкәләргә күмелик әле Көнләштереп ят күзләрне. Нурлар сирпем йөзләремә, Аяз итче төннәремне.
Әгәр булсак һаман бергә Кайгыларым китәр миннән. Мин бәхетле булыр идем Бары синең белән , иркәм.
КИТӘМ ДИЕП ӘЙТМӘ БҮТӘН ЗИНҺАР ӘЙТМӘ ШУЛ СҮЗЕҢНЕ. ЯЛГЫЗ ИТМӘ МИНЕ ЗИНҺАР ҮТЕНЕП СОРЫЙМ СИННӘН , ИРКЭМ. КИТӘМ ДИЕП ӘЙТМӘ БҮТӘН СЫЗЛЫЙ ЙӨРӘК ШУЛ СҮЗЕҢНӘН ҮТЕНЕП СОРЫЙМ СИННӘН , ИРКӘМ, КИТӘМ ДИЕП ӘЙТМӘ БҮТӘН
Резеда Кадырова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2