Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Резеда Мустафина - Кайда сез, яшьлек елларым (Аранжировка, запись А. Айданов) | Текст песни

Яшьлегем, яшьлек елларым,
Кайда соң сез, кайда сез?
Эзләсәм дә, таба алмыйм,
Эндәшсәм дә файдасыз.
Эзли-эзли яшьлегемне,Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,Унтугызым, егермем?

Онытылмый икан яшьлек
Чәчләргә чал кунса да.
Кайтарыгыз яшьлегемне
Азга гына булса да.

Эзли-эзли яшьлегемне,Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,Унтугызым, егермем?

Яшьлегем, һич югында син
Ешрак искә төшсәнә.
Яшәреп киткәндәй булам
Яшьлек искә төшкәндә.

Эзли-эзли яшьлегемне,Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,Унтугызым, егермем?


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-