Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Резеда Төхвәтуллина - Ак кәгазь | Текст песни

Тәрәздә- зәңгәр төн, өстәлдә-ак кәгазь,
Каләмем яз төсле карада.
Мин сиңа омтылам,мин сиңа ашкынам,
Мин сине өзелеп яратам.

Тәрәздә- алсу таң. өстәлдә-ак кәгазь,
Каләмем җәй төсле карада.
Мин сине чакырам, мине сиңа ялварам,
Мин сине өзелеп яратам.

Тәрәздә-якты көн, өстәлдә-ак кәгазь,
Каләмем көз төсле карада.
Мин сине юксынам, мин сине сагынам,
Мин сине өзелеп яратам.

Тәрәздә-сүрән кич, өстәлдә-ак кәгазь,
Каләмем кыш төсле карада.
Мин сине яңа яз китерерлек итеп,
Тагын да өзелеп яратам.

Другие названия этого текста
  • Георгий Ибушев - Ак кәгазь (Резидә Ахиярова музыкасы, Ренат Харис сүзләре) (0)
  • Резеда Төхвәтуллина - Ак кәгазь (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-