Яшьлек уза диеп, йөрмә башны иеп
Үзгәрмәгән серле бу кичләр.
Йөрәкләрдә ялкын,читтә йөри салкын
Җилкендерә әле саф хисләр.
Янда булсын әти-әни,
Якыннарың,дус-ишләрең.
Ташламасын гүзәл сөю
Юлдаш булсын саф хисләр.
Гомер зая үтми,яшьлек әле китми,
Сөю гөле булса күңелдә.
Үзгәрсә дә заман күңелгә бит хаман
Тик саф хисләр генә үрелә.
Янда булсын әти-әни,
Якыннарың,дус-ишләрең.
Ташламасын гүзәл сөю
Юлдаш булсын саф хисләр.
Без бит әле бергә,менәбез бит үргә.
Булса булсын әйдә киртәләр.
Саф хисләр булганда,якты бит юллар да
Гел елмаеп туа иртәләр.
Янда булсын әти-әни,
Якыннарың,дус-ишләрең.
Ташламасын гүзәл сөю
Юлдаш булсын саф хисләр.
ренат хаертдинов еще тексты
Другие названия этого текста
- САф... - Юлдаш булсын саф хислэр...... (1)
- ренат хаертдинов - Юлдаш булсын саф хислэр...... (0)
- Саф хислэр - юлдаш булсын саф хислэр (0)
- Саф Хисләр - Юлдаш Булсын Саф Хисләр (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2