Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ризат Рамазанов - Зәңгәр томаннар артында | Текст песни

Менә тагын киттем еракларга,
Туган ягым синнән аерылып,
Туган ягым синнән аерылып,
Сөйгәнемне синдә калдырып.

припев

Зәңгәр томаннар артында,
Бик еракларда калсам да,
Мин җырлармын өзлеп-өзлеп,
Туган ягым сине сагынып,
Йөрәккәем әрнеп янганда.

Бик сагындым сине, туган ягым,
Тал тирәкле идел буйларын,
Җәйләр җиткәч шаулап уйный торган,
Ямьле матур сабантуйларын.

Бер кайтасы иде туган якка,
Ялан аяк йөргән якларга.
Бер кайтасы иде яшьлегемә,
Тәүге мәхәббәтем янына.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-