Кешегә гомерләр бирелә Мең түгел, бары тик бер генә. Кулымнан төшермәм мин сине, Җаныем, төшермәм гомергә.
Кушымта:
Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә Шул ачы язмышлар кулына. Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә! И, Ходай, исәнлек бир син миңа!
Тиз үтә бу тормыш язлары, Ә алда - салкыны, карлары, Мин сине өшетмәм, туңдырмам, Онытма, җаныем, мин барын.
Кушымта.
Без икәү - бербөтен, син дә мин, Кайгы да, шатлык та гел уртак. Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән. Мәхәббәт - мәңгелек табышмак.
Кушымта:
Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә Шул ачы язмышлар кулына. Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә! И, Ходай, исәнлек бир син миңа! Бәхетле булырга килгәнбез бу җиргә. И, Ходай, исәнлек бир син безгә!