Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ризван Хәкимов, Нәфисә Хәкимова, Альбина Хәкимова - Дуслар җыелган җирдә | Текст песни

Ризван Хәкимов көе
Марат Кәбиров сүзләре

Шатлыклар уртаклашырга
Җыелган дусларыбыз.
Дуслар белән бергәләшеп
Күңел ачкан чагыбыз.

Әйдәгез, уйнап-көлешеп
Утырыйк әле бергә.
Бәйрәмнәрнең иң зурысы
Дуслар җыелган җирдә.

Дуслар дус булып калсыннар
Иң авыр чагында да.
һәм ямь өстәп утырсыннар
Шатлыклы табынга да.

Әйдәгез, уйнап-көлешеп
Утырыйк әле бергә.
Бәйрәмнәрнең иң зурысы
Дуслар җыелган җирдә.

Иң-иң якын, иң кадерле
Дуслар җыелган бүген.
Безнең якты хисләребез
Балкытсын күңел күген.

Әйдәгез, җырлап-көлешеп
Утырыйк әле бергә.
Бәйрәмнәрнең иң зурысы
Дуслар җыелган җирдә.

Ризван Хәкимов, Нәфисә Хәкимова, Альбина Хәкимова еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-