Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Римма Ибрагимова - Кәгазь көймә | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Р.Ахиярова музыкасы, Р.Харис сүзләре

Шарлавыкта кәгазь көймә
Бөтерелеп агып килә.
Үзе җитез, үзе актыр,
Бәлки миңа сәлам хаттыр, сәлам хаттыр.

Кәгазь көймә, кәгазь көймә,
Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә!

Сумы шулай уйный-көлә —
Тылсымлы чың ишетелә.
Көймәдәге ак чатырга
Мине шулай кем чакыра, кем чакыра?

Кәгазь көймә, кәгазь көймә,
Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә!

Кердем, йөрдем көймәдә мин,
Күрдем нәрсә төялгәнен,
Алып кала алдым бары
Балачагым хыялларын, хыялларын…

Кәгазь көймә, кәгазь көймә,
Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә!

Шарлавыкта кәгазь көймә.
Син аңарга, зинһар, тимә.
Исән-имин ага бирсен —
Балачагын һәркем күрсен, һәркем күрсен…

Кәгазь көймә, кәгазь көймә,
Каян килдең — сөйлә, сөйлә, сөйлә, сөйлә!
Источник: http://erlar.ru/node/3605


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-