Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Римма Ибрагимова - Киек казлар китэ | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар —
Сагынышып килдек күрешергә.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Язгы күкрәү, тәүге шашкын хисләр...
Шат кичләрне искә кем алмас?
Саф хыяллар белән беркетелгән
Яшьлек дусларыбыз югалмас.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Киек казлар китә каңгылдашып,
Ямансулап кала күңелләр.
Казлар кайтыр, ләкин кире кайтмас
Без кичергән матур бу көннәр.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.


Другие названия этого текста
  • Azat Belalov - Киек казлар оча (0)
  • Азат Билалов - Киек казлар оча (0)
  • Мария Минеева - Киек казлар (0)
  • Римма Ибрагимова - Киек казлар китэ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-