Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма
Көлемсерәп кенә.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.
Зәңгәр елгалар чылтырап ага,
Нур сибә кояш көлеп;
Алмагачлар ак шәлен ябынган,
Иркәм, синең кебек.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.
Минем юлыма нурлар
Алып кил күбрәк итеп;
Алсу гөлләр өзеп бирермен
Сиңа бүләк итеп.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.
Римма Мухаметзянова еще тексты
Другие названия этого текста
- Roza Habibullina - Ezladem, bagirem, sine (0)
- Илһам Шакиров - Эзләдем бәгрем сине (0)
- Римма Мухаметзянова - Эзлядем ,бягърем,сине (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1