Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ринас Әхмәтов - Яшиселэр килә (Ринас Әхмәтов көе, Лилия Сәлахетдинова сүз.) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

"Яшиселәр килә"

Ринас Әхмәтов көе,
Лилия Сәләхетдинова сүзләре

Беләсеңме, синең белән җирдә
Гөрләттереп яшиселәр килә!
Сине генә сөеп һәм үзем сөелеп,
Изге җаннар белән тирә-юньдә.
Беләсеңме, синең белән җирдә:
Таңнарымны каршылыйсым килә!
Карашыңны тоеп йөзләремдә,
Барысы да йоклаган иртәдә.

Беләсеңме, синең белән җирдә:
Яшиселәр килә мәңге бергә!
Балаларга үрнәк булып гел дә,
Онытылмаслык булып киткәчтен дә.

Беләсеңме, синең белән җирдә:
Булсын иде иңнәр гел дә иңдә.
Авыр мизгелләрне икәү генә бергә
Җиңеп барсак иде без гомергә.
Беләсеңме, синең белән җирдә:
Уйсак инде тик яхшы хатирә.
Яхшылыклар белән искә алып,
Без елмайсак иде үткән көнгә.

Беләсеңме, синең белән җирдә:
Яшиселәр килә мәңге бергә!
Балаларга үрнәк булып гел дә,
Онытылмаслык булып киткәчтен дә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-